Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында Россия халкы милләтләрен берләштерү максатыннан оештырылган ел кысасы нигезендә “Бергә җылырак” дип аталган хәйрия чарасы

2018 елның 15 мае, сишәмбе

15 май көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортына Казан шәһәреннән волонтерлар килде һәм Россия халкы милләтләрен берләштеру максатыннан оештырылган ел кысасы нигезендә “Бергә җылырак” дип аталган хәйрия чарасы уздырдылар.

    Волонтёрлар, 45 бала катнашында, күңел ачу чарасы үткәрделәр. Балалар кызык аниматорларга бик тә шат иделәр. Бик тә куңелле мәзәкләр, кызыктыргыч уеннар, мавыктыргыч һәм көлкеле фокуслар, кыяфәтләр һәм дә ки шаян персонажлар белән җанлы аралашу – болар барысы да, баларның кәефләрен тагын да кутәрде.

    Волонтёрлар балаларны һәм чараның барлык катнашучыларын да,тиз арада узләренә караттылар. Алар бик теләп, фокусларның серләрен ачтылар, күзләрендә гаҗәпләнү һәм шаккату тойгылары иде. Шулай ук, кунаклар  сабын куыклары ярдәмендә, балаларның күңелләрен ачтылар. Бу кабатланмас тамаша балаларның һәм дә хезмәткәрләрнең  йөрәкләренә үтеп керде. Сабын куыклары төрле формада һәм зурлыкта иделәр, аларда  салават күперенең барлык төсләре дә чагылыш тапты. Балалар бик актив катнаштылар, бу күңел ачу үзеннән соң яхшы кәеф һәм онытылмас тәэсирләр калдырды.

   Волонтерлар балаларга тылсымлы йомгак җепләрен сүтәргә тәкъдим иттеләр. Бу алар өчен тулаем сер чишелеше булды. Балалар төрле биремнәр эшләделәр һәм баллы күчтәнәчләр алдылар. Җеп йомгагы аларны берләштерде.

  Волонтёрлар, беркем дә битараф калмый торган, дәртле чара үткәрделәр. Безнең балаларга чып-чын бәйрәм бүләк иттеләр, алар үзләрененең зирәклекләрен, иң яхшы сыйфатларын күрсәттеләр. Чара эчтәлекле, кызыклы һәм махсус сайланылган көйләр белән оештырылган иде.

   Без, Югары Утар балалар йорты хезмәткәрләре, волонтёрларга оештырылган чара өчен, олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Аннан алган тәэсирләр балаларның хәтерендә озак сакланачак. Алга таба да алар белән бергәләп эшләүгә өметләнәбез. Һәм тагын бер кат, балаларга булган ярдәмегез, күчтәнәчләрегез һәм бүләкләрегез өчен рәхмәтебезне әйтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International