“Сәламәт яшәү рәвеше” КЦСОН "Тылсым"

2018 елның 15 мае, сишәмбе

 

Кукмара муниципаль районының “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль – тернәкләндерү бүлегендә табиб Зиганшин Рашад Каюмович егерме өч өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар алдында лекция уздырды.

Әлеге  чараның максаты: “Сәламәт яшәү рәвеше” дигән темага булды. Табиб җентекләп йөрәк-кан тамырлары авыруы,  ишемия, сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану турында сөйләде.

Әлеге чара тернәкләндерү бүлегендә  һәр ял итүчеләр белән үткәрелә һәм уңай нәтиҗәләр бирә.

Үзәк хезмәткәрләре  һәм ял итүчеләр бик теләп лекцияне тыңладылар, сораулар бирделәр, үзләре өчен нәтиҗә ясадылар. Мондый очрашулар ешрак булсын иде дигән теләктә калдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International