2018 елның 25 маенда Мамадыш муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Забота"ның социаль- тернәкләндерү бүлегендә Үзәк мәчетнең имамы Наил Вахитов белән очрашу үзды.
27 май - Бөтендөнья китапханәләр көне, моңа багышлап «Гнездышко» приюты балалары өчен китапханә хезмәткәрләре мәдәни чара уздырды.
Яшел Үзән ПНИ яшьләре гадәттәгечә, олы христиан бәйрәмнәрдә Гари ав. Петр һәм Павл чиркәвенә бара, анда аларга гел шат булалар. Чиркәүгә бару алдыннан тәрбиячеләр Гайсәнең Күккә Ашу бәйрәме тарихы, йолалалар, сынамышлар турында сөйләшү үткәрде. Кайтышлый балалар урман-парк зонасында туктап, яшел аланда ял итте һәм кошлар сайравына сокланды.
Җирле шагыйрә Быковой Елена оештырган очрашулар социаль-тернәкләндерү бүлеге өчен традициягә әйләнде.Бөтенроссия китапханәләр көне алдыннан Быкова Е. В. китапханәче һөнәре, яңа эш методлары турында сөйләде. Шәһәр китапханә филиалы эше турында мультимедиа күрсәтелде. Ял итүче пенсионерларга һәм инвалидларга китапханә һәм китаплар тарихын сойләде. очрашуның икенче өлешендә шагыйрә авторлык шигырьләре укыды: «Өлкәннәр көне», «Ана өлеше», «Мин бәхетле», «Андрей улыма» һ. б. Үзе язган «Мин гомерем буе сине көттем» җырын башкарды. Чара җылы дустанә шартларда үтте.
2018 нче елның 25 маенда гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Зиннатова Г.Р. “Ана булу бәхете” программасы кысасында йөкле хатыннар белән чираттагы дәресен үткәрде. Дәреснен максаты – йөкле хатыннарның эмоциональ халәтен яхшырту, йөклелек чорында булган организмдагы психофизиологик үзгәрешләр белән таныштыру иде.
Занятиенең медицина өлешендә психолог “ Могҗиза көткәндә” исемле темага мини-лекция укыды. Лекция барышында “7 характеристика”, “ Минем эмоциональ халәтем” кебек күнегүләр башкарылды. Ә занятие азагында ул үз кәефләрен, эмоциональ халәтен биш баллы шкала белән бәяләргә, занятие буенча кичерешләрен уртаклашырга тәкъдим итте.
Әлеге дәресләр булачак әниләрдә әни булуга уңай караш формалаштыруга булыша.
2018 нче елның 25 маенда гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Зиннатова Г.Р. “Син үзең генә түгел” программасы буенча чираттагы дәресен үткәрде. Әлеге программа гомумбелем йортларында төрле яшьтәге укучылар арасында суицидны булдырмау максатыннан профилактик һәм коррекцион эшләр оештыруга юнәлгән.
Әлеге занятие яшьүсмерләргә үзләренең тискәре хис - тойгылары белән идарә итәргә һәм тормышны уңай яктан бәяләргә ярдәм итә.
Аксубай «Хыял» бала һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта планлы янгын-тактик өйрәнүләр үткәрде. Янгын стационар бүлегендә "башланды". Сигнализация тавышын ишету белән барлык тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр бинадан чыгып китте. Өйрәнүләр уңышлы узды, эвакуация оператив үткәрде, ди чараны оештыручылар.
25 май 2018 ел, җомга
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Җәйге каникул вакытында балаларның куркынычсызлыгы” танып – белү сәгате үтте.
Чирмешән картлар һәм инвалидлар йортында” 2017 елда “Хәтер битләре” дигән проект тормышка ашырылды.