«Тере чишмә» рухи-әхлакый тәрбия программа кысаларында «Хыял» приютында тәрбияләнүче балалар Бөек Ватан сугышы ветераны Янилкин Н.А. янында булдылар һәм кулларыннан килгәнчә өй янындагы бакчада эшләделәр.
2018 елның 25 маенда “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Вафина Йолдыз һәм Мифтахова Гулия тарафыннан УФСИН белән берлектә бала һәм ата- аналар мөнәсәбәтләрен чагылдырган чара үткәрелде.
Чаранын төп максаты- ата –аналарга балар белән аралашуның һәм тәрбия бирүнең әһәмиятен аңлату.
Чара барышында “Ата- аналар һәм балалар мөнәсәбәтләре” темасына лекция тыңладылар.
Социаль педагог А. Я. Варга, В. В. Столин сораулыклары буенча тест эшләтте. Тест нәтиҗәләре буенча әңгәмә үткәрде.
24 майда Әлки районы “Забота” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре Павлова И.Н бүлекчәдә социаль хезмәтләр алучысы хезмәт ветераны, инвалид, Кошки авылында яшәүче Наумов Александр Василий улы белән «Библиотерапия» технологиясен кулланып мәгърифәти дәрес үткәрде.
«Мамина азбука» клубында очрашуларның беренче этабы тәмамланды. Гыйнвардан майга кадәр алып барылган очрашуларга җиде хатын кыз килгән, бүген инде катнашучылар арасында бала тапканнары да бар.
«Минем хисләр» дип аталган төркемле дәрес балигъ булмаганнар арасында наркоманияне кисәтү эше кысаларында «Веста» Үзәгендә эшләүче социаль эш буенча белгеч Гүзәл Валиахметова тарафыннан, 6 нчы санлы социаль участокта аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрияләнелүче 15 бала өчен үткәрелде.
21 май дүшәмбе Социаль - реабилитация булегендә шәфкәть туташы Аврашкина Данира “Тэмэке тартуга каршы көрәш” дигән темага әңгәмә уздырды.
24 майда 2018 куркынычсызлыгын саклау йөзеннән янгын сүндерүче һәм “Исток-Башлангыч” хезмәткәрләре күп балалы гаиләләргэ бардылар.
Май аенда «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән актив рәвештә «Гарденотерапия» технологиясе буенча сәламәтлек өчен файдалы чаралар оештырдылар.
Гарденотерапия – психологик һәм физик җитешсезлекләрне үсемлекләр ярдәмендә профилактикалау һәм реабилитацияләү.
Өлкән яшьтәге социаль хезмәтләрдән файдаланучылар социаль хезмәткәрләр ярдәмендә өйләрендә бүлмә гөлләре, чәчәкләр, үсентеләр үстерәләр.
Практика күрсәткәнчә, алар бу эшне бик теләп башкаралар. Кирәкле эш белән шөгыльләнү өлкәннәрнең эмоциональ кәефләрен күтәрә, психик яктан тәңгәлләштерә һәм тынычландыра. Бу төр эшчәнлек ачык психотерапевт юнәлешкә ия, эмоциональ яктан үзеңне тиешле дәрәҗәдә тотарга мөмкинлек бирә, каты авырулардан соң кире үз хәлеңә кайту өчен психоэмоциональ торышны яхшырта.
Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында гарденотерапия белән шөгыльләнү.