2018 елны ул Гайсәнең Нурлы терелеш көненең 40-нчы көненә, 17 майга туры килә. Бу көнне яз тәмам чәчәк атып тула һәм җәйгә авыша дип санала. Борынгы славян йоласы буенча бу көнне олы учак ягып әйлән-бәйлән йөретелде, җырлар җырланды. Ышанган кешеләр бу көнне чиркәүдә булырга, гыйбадәт кылырга тырыша.
Яшел Үзән ПНИ яшьләре гадәттәгечә, олы христиан бәйрәмнәрдә Гари ав. Петр һәм Павл чиркәвенә бара, анда аларга гел шат булалар. Чиркәүгә бару алдыннан тәрбиячеләр Гайсәнең Күккә Ашу бәйрәме тарихы, йолалалар, сынамышлар турында сөйләшү үткәрде. Кайтышлый балалар урман-парк зонасында туктап, яшел аланда ял итте һәм кошлар сайравына сокланды.
Оештыручы: тәрбияче Н.А. Артемьева.