Бөтендөнья китапханәләр көне

2018 елның 27 мае, якшәмбе

27 май - Бөтендөнья китапханәләр көне, моңа багышлап «Гнездышко» приюты балалары өчен  китапханә хезмәткәрләре мәдәни чара уздырды. Бу китапханә белән приют инде күп еллар дәвамында хезмәттәшлек итә. Приют балалары - китапханәдә даими тыңлаучылар.

Бүген Яшел Үзән шагыйрәсе Алена Жилкина белән иҗади очрашу оештырылган иде.

Автор тыңлаучыларны үзенең иҗаты белән таныштырды. Ул балалар өчен язылган шигырьләрен укыды.

Тәрбияләнүчеләр шигырьләрне тыңларга һәм аңларга өйрәнделәр.

Аннары «Крупянички» халык курчакларын ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Балалар халык иҗаты белән таныштылар, бу курчакларны ни өчен шулай атаганнарын белделәр. Чөнки аның эчендә ярма икән. Һәм бу Крупяничка йортка байлык китерә.

Очрашу рухи яктан бик бай булды. Балалар бик күп яңалыклар белделәр, онытылмас тәэсирләр алдылар. Барысы да актив катнаштылар һәм үзләре ясаган курчаклар белән кайтып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International