Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында “Соңгы кыңгырау” кичәсе.

2018 елның 25 мае, җомга
24 нче апрель көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүче балалар, тәрбияче Зиганшина Р.З. белән берлектә, Кызыл Мишә интернат мәктэбендэ узган “Соңгы кыңгырау” кичәсендә катнаштылар. Бу кичәнең максаты: 1. Балаларның элеге кичэдэ катнашулары. 2. Үзләренең һөнәрлэрен күрсәтүләре. 3. Истэлекле вакыйгаларда катнашулары. “Соңгы кыңгырау” бәйрәме һәркем тормышында истә кала торган вакыйгаларның берседер, мөгаен. Безнең Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүче балалар өчен дә әлеге көн бик истәлекле дә, үзенчәлекле дә булды. 56 еллык тарихы булган интернат – йортнын быелгы чыгарылышы - тәүге чыгарылыш. Бу – зур вакыйга. Шунлыктан, безнең балалар өчен әлеге бәйрэм икеләтә бәйрәм булды. 9 нчы сыйныфны быел 7 укучы тәмамлады, шуларның 6 сы – безнең укучылар. Бәйрэмне мәктәп директоры Диләрә Бәдретдиновна ачып җибәрде. Ул балаларга үзенең изге теләкләрен җиткерде һәм бүләкләр тапшырды. Балалар җырладылар, биеделәр. Үзебезнең укучылар башкарган егетлэр биюе һәм “Шәрыкъ биюе” һәркемгә бик ошады. Бәйрэм соңында балалар укытучыларга чәчәкләр тапшырдылар һәм кичәне “Вальс” белән тәмамладылар. Бәйрәмнән укучылар шатлыклы да, шул ук вакытта моңсу катыш күңел белән кайттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International