“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Җәйге каникул вакытында балаларның куркынычсызлыгы” танып – белү сәгате

2018 елның 25 мае, җомга

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Җәйге каникул вакытында балаларның куркынычсызлыгы” танып – белү сәгате үтте. Чараны үткәрүче тәрбиячеләр: Исхакова Татьяна һәм  Самойлова Гөлчәчәк. Шөгыльнең максаты балалрның җәйге каникул вакытында өйдә, урамда һәм табигатьтә куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру һәм үтәү.

Балалр белән төрле вәзгыятләр, кайчан бигрәк тә ихтибарлы һәм сак булырга кирәклеге турында фикер алыштылар. Бу юлны чыкканда, велосипедта, скуторда, роликта һәм скейтта йөргәндә. Махсус битлгеләнгән урыннарда гына су коенганда, табигать кочагында ял иткәндә.

Чарада катнашучылар җәйге каникулларда игътибарлы булырга сүз бирделәр. Танып – белү сәгатендә 17 бала катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International