« Яхшыадымтурында» әңгәмә.

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

        25 майда Алексеевский «Забота» приютында  тәрбияче Маслова Н.В. балаларда яхшы һәм начар адымнар турында төшенчәләрне ачыклау,бу адымнарга критик бәя бирүне тәрбияләү максатында  « Яхшы адым турында » әңгәмә үткәрде.

Мәктәп яшендәге тәрбияләнүчеләр әхлакый тәрбия темасын дәвам итеп, матур адымнарга  уңай бәя бирделәр,тирә-яктагыларның тискәре  күренешләрен гаепләделәр.

Шулай балалар  В.Осееваның “Гади карчык” һәм В.Маяковскийның “Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар” әсәрләрен  искә төшерделәр, үзләренең фикерләрен әйтеп дискуссия оештырдылар. “Кем көчлерәк-Җилме яисә Кояшмы?”гыйбрәтле хикәясе балаларны игътибарлы булырга һәм бары тик яхшы  якларны гына күрсәтергә өйрәтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International