«Веста» Үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә сәламәтлекләре авыр дәрәҗәдә чикле балалар өчен, өйдә үткәрелүче «Минем туган көн» акциясен дәвам итәләр.
Бу юлы туган көнен билгеләп узучы балага кунакка Тяпа, Бяка һәм Попрыгунка исемле күңелле клоуннар килде. Алар малайга «Сюрпризлар» дип аталаучы тукталышта бүләк әзерләгәннәр иде. Әмма, бу тукталышка барып җитү өчен, клоуннар малайга кызыклы «трамвайчик»ның шоферы булырга тәкъдим иттеләр, ә калган туганнарын исә юлчылар булып утырттылар. Барысы да бик теләп риза булдылар. Һәр тукталышта барысы бергә күңелле биремнәр башкардылар, берлектә эшләгәч, барысын да җиңел үттеләр. Ә «Сюрпризлар» тукталышында балага бүләк салынган тартма тапшырдылар, ә тартма эченнән могъҗиза кебек һава шары очып чыкты. Моның белән малай өчен сюрпризлар тәмамланмады. Волонтерлар җыр җырладылар һәм сабынлы шарлар кабарттылар. Бу тантаналы өлеш туган көнен үткәрүче малайга аеруча шатлык китерде, баланың уңай тәэсирләре өлкәннәргә һәм волонтерларга да күчте.
Малайның әти-әнисе мондый зур игътибар күрсәткәннәре өчен һәм улларына оештырган бәйрәмгә рәхмәтләрен җиткерделәр.