“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Табигатьне сакла” чарасы үтте

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

28  май 2018 ел, дүшәмбе

5 июнь – Бөтендөнья әйләнә – тирә мохитне саклау көне. Бу бәйрәм безгә экологик проблемаларны чишү, әйләнә – тирә мохитне саклау өчен кирәк. 28 май көнне тәрбиячеләр шушы көнгә багышлап чара үткәрделәр. Балалар һәм әти – әниләр белән  җәнлекләр, аларның яшәү урыннары турында әңгәмә үткәрделәр.Соңыннан рәсем конкурсы булды, балалар бик теләп катнаштылар. Алар өчен әйләнә – тирә дөньяга багышланган викторина оештырылды.Балалар бу көнне җәнлекләр турында гына түгел, бездә үсә торган үсемлекләр турында да күп әйбер белделәр.

Чара ахырында тәрбиячеләр табигатьне күз карасыдай сакларга  чакырдылар. Шул чакта гына киләчәк буыннар безгә рәхмәт әйтер.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International