Татарстан Республикасының психоневрологик интернатларында яшәүчеләрнең футбол тормышында ниһаять тарихи вакыйга.
Seni cup 2018 җинүчесе итеп "Татарстан җыелма төркеме" билгеләнде. Әлеге команда бу җиңүгә 10 ел дәвамында әзерләнде! Хәзер безнең яшьләребез Польша ярышларында катнаша алачак!
Яшел Үзән һәм Казан ПНИ уенчыларыннан гыйбәрәт булган Татарстанның мини-футбол җыелма төркеме, 2018 елының 23-24 май көннәрендә Городец районы “Изумрудное” ял итү базасында халыкара «Seni cup» турнирында катнашты. Әлеге турнир 10-нчы тапкыр үткәрелеп, юбилейлы иде, һәм өстәвенә Рәсәйдә үтәчәк футбол буенча Дөнья Чемпионаты елында үтте.
Түбән Новгородның, дөньяның иң мәшһүр җыелма командалары уйнаячак яңа стадионында, гүзәл ачылыш тантанасыннан соң, командабыз турнирда старт алды. Уен башы катлаулы һәм кызу иде, әмма ләкин безнекеләр беренче голны үткәргәннән соң, хисапны тигезләр һәм алга чыгар өчен яшьләребез үзләрендә ихтыяр көчен табып туплады. Алайда, уен бер якның да отмавы белән тәмамланды. Аңа карамастан, алдагы уеннарда төркемебез бер рәттән, алты уенда да җиңүче булды. Шуның белән, турниларда катнашу тарихында тәүге тапкыр беренче урынны яулады. Әлеге турнирда катнашучы Яшел Үзән ПНИ уенчылары: Алексей Бурганов, Федор Квасов, Салават Гәрәев, Илья Мөгәллимов; Казан ПНИ уенчылары - Денис Зартдинов, Алексей Гусев, Искандәр Дәвләтшин; мөдирләр — Валиев М.Р., Шишкин О.В; тренерлары — Васильченко А.Б., һәм барлык җанатарлар һәм ярдәм итеп торучылар өчен бу турнир тормашта онтылмас бер вакыйга булды. Уенчылар бу җиңүгә чыннан да лаек, һәм аның белән гомер буе горурлана алачак!