«Ышаныч Телефоны». «Веста» Үзәге.

2018 елның 1 июне, җомга

Ышаныч телефоны нинди дә булса кыенлыклар кичерүче кешегә кабул ителгән, аңлаешлы булырга, үзе өчен тыныч шартларда бу хәлне чишү юлларын эзләргә  ярдәм алырга мөмкинчелек бирә. Шалтыратучының яше, милләте, сәламәтлеге мөһим түгел, әлбәттә.Һәрбер ярдәмгә мохтаҗ кеше тыңланган булырга хокуклы.

2018 елның 1 июне көнне «Веста» Үзәге белгечләре Балаларны яклау Көненә багышланган «Ышаныч Телефоны» дип аталган акция үткәрделәр. Акция барышында белгечләр «Үзеңнең балаңны якла» дип аталган  белешмәлекләр тараттылар. Бу вакытта  ата-аналарга, кеше Ышаныч Телефонына аны борчыган теләсә кайсы сорау белән мөрәҗәгать итә ала һәм бу хезмәт бушлай икәнен әйттеләр. Шалтыратучы һәм консультация бирүче  үз фамилиясен, адресын һәм башка мәгълүматларны бирмичә генә, үзенә кирәкле мәгълүматны һәм кызыксындырган сорауны биреп, аңа җавап ала ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International