«Алабуга олкэн яшьтэгелэр хэм инвалидлар интернат-йорты» нда эшлэуче яшь белгеч 31 майдан алып 2 июньгэ кадэр Мэскэу шэхэрендэ булып узган зур доброволецлар фестивалендэ катнашты.
«Апрель» үзәге специалистлары үз куллары белән сувенир һәм полиграфик продукция әзерләүдә катнаштылар.
Балаларны яклау көне – якты һәм изге бәйрәм. Һәр елны бу көнне мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Возрождение» реабилитация үзәге хезмәткәрләре балалар өчен әкият персонажлары белән төрле чаралар оештыралар, күңелле конкурслар, куыклар белән уеннар үткәрәләр, асфальтта төсле акбур белән рәсем төшерәләр. Җәйнең беренче көне кояш елмаюы белән сөендермәсә дә, начар кәефкә бу сәбәп булмады.
2 июньдә Чистайда урнашкан “Восток” мәдәният үзәгендә күрмәүчеләр катнашында хәзерге заман интеллектуаль сәнгать бәйгесе (КИСИ) узды.
Иске Икшермә авылында урнашкан “Тургай” приютында 1 июнь конне Балалар Сабантуе үткэрелде.Бу милли бэйрэмгэ балалар бик шатланып эзерлэнделэр.Бэйрэмне бирнэ жыю куренеше белэн башлап жибэрделэр.Бэйрэм торле милли уеннар һәм җырлы биюлэр белэн үрелеп барды. Бэйрэмдэ уеннарда җинуче балаларга булэклэр тапшырылды.Сабантуй бик кунелле үтте.
02.06.2018 көнне «Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениясе гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе балигъ булмаганнары «Балаларга бәйрәм өләшәбез!» исемле чарада катнаштылар. Балалар өчен күңел ачу программасы, мастер-класслар оештырылды, балалар уеннарда катнаштылар,. Бәйрәмнең төп кунагы Спанч Боб иде. Чара ахырында балигъ булмаганнарны чәй белән сыйладылар һәм татлы бүләкләр тапшырдылар.
4 июнь 2018 ел, дүшәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә яңа кабул ителгән балаларны якыннан таныштыру максатыннан “Әйдә танышабыз” дип аталган чара узды.
«Ныклы гаилә» исемле партия проекты эгидасы астында Халыкара балалар яклау Көне кысаларында 2018 нче елның 1 нче июнендә “Веста” Үзәгендә белгечләр волонтерлар белән берлектә социаль ярдәм күрсәтүдә торган 42 гаилә өчен «Җәйге вакыт - бәйрәм һәм уен» дип аталган чара уздырдылар.
«Сәламәт Рәсәй – Уртак эш” проекты кысаларындагы “Тәмәке төтене серләре” темасына интерактив шөгыль 31.05.2018елда 11нче номерлы социаль участокта күпбалалы, тулыбулмаган, аз тәэминителгәнгаиләләрдәнбулган13 бала арасында,сәламәт яшәү рәвешен булдыру максатыннан,“Веста” Үзәге белгече Елена Макарова Тарафыннан үткәрелде.