Балачак планетасы

2018 елның 2 июне, шимбә

Балаларны яклау көне – бу якты, кояшлы бәйрәм.

Укыр өчен, яраткан эшләре белән шөгыльләнер өчен, киләчәктә үрнәк әти-әниләр һәм илебезнең күренекле шәхесләре булыр өчен, һәр сабыйның бәхетле балачагы булырга тиеш.

Балаларны яклау көне кысаларында, 2 июнь көнне «Гнездышко» приютында «Бәхетле балачак» исемле рәсемнәр бәйгесе узды.

Бәйгенең максаты: балаларда иҗади потенциал үстерү, нәфис зәвык булдыру.

Конкурс балаларның әйләнә-тирә дөньясына - табигатькә, гаиләгә, ерак илләргә, Ватанга карата үз күзаллавын булдырырга ярдәм итте.

Балалар иҗади рәвештә эшкә керештеләр, барлык хыялларын күрсәттеләр. Кайсы балалар яраткан әкият геройларын, икенчеләре җәйге табигать матурлыгын ясадылар. Рәсемнәр бик кызыклы килеп чыктылар.

Бәйгедә 5-17 яшьтәге балалар катнаштылар.

Балаларның рәсемнәре стендта урнашты, һәр бала призга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International