Җәйнең беренче көне укучылар өчен иң шатлыклы көннәрнең берсе, чөнки 1 июнь җәйге каникуллар башланган көн. Әмма бу көн аның белән генә күркәм түгел, 1 июнь Халыкара балаларны яклау көне дә.
Халыкара балаларны яклау көне – олыларга бала хокукларын якларга, яратырга, хөрмәт итәргә, аларны барлык төр кыерсытылулардан сакларга кирәклеген искәртә торган көн.
Шундый күркәм көнне Татарстан республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Чистай муниципаль районында дәүләт автоном учреждениясе халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге “Балкыш” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль ярдәм алучы яшьүсмерләргә бәйрәм үткәрделәр: уеннар уйнадылар, күңелле конкурсларда катнаштылар. Бәйрәм ахырында чәй эчтеләр.