2018 нче елнын 1 июнендә Балык Бистәсе муниципаль районы клубында Халыкара Балаларны яклау көненә багышланган чара үткәрелде. Бу чарада халыкка социаль яклау бүлегенә аерым мәйданчык билгеләнгән иде. Балалар уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар.
“Күп эниләр”фотоконкурсына нәтиҗәләр ясалды.I урынга Филлиповлар гаиләсе лаек булды,II урын Мухаметзяновлар гаиләсенә бирелде. Барлык катнашучы гаиләләр мактау грамоталары һәм кыммәтле бүләкләр алдылар.