“Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмэт күрсәтү үзәге” дәүләт автоном учреждениясенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдэм бүлекчәсе белгечләре волонтерлар белән берлектә балаларны яклау Көненә багышлап 5 июнь көнне «Балачак Бәйрәме» исемле чара оештырдылар.
Социаль “Маяк” үзәгендә 5 июнь көнне шәфкатҗ туташы Федотова Елена катнашында “Нарконикларга “Юк” дип әйтәбез” дип исемләнгән әңгәмә булып узды.
Халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль хезмәт күрсәтү оешмалары арасында үзара хезмәттәшлекне оештыру Комплекслы планын тормышка ашыру кысаларында социаль-тернәкләндерү бүлегендә тернәкләнү узучы яшь инвалидлар белән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече белән очрашу булды. Очрашу мәгълүмати характерда узды. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкиле гражданнарга мәшгульлек хезмәте турында, хезмәт базарындагы вәзгыять, инвалидлар квоталы эш урыннарына эшкә урнаштыру турында сөйләде. Барлык катнашучылар да «Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте - инвалидларга», «Эш табарга теләгән һәр инвалидка ярдәм», «Инвалидка белешмәлек «10 сорау һәм җаваплар» исемле буклетлар алды. Барлык яшь инвалидлар да анкетированиеда катнашты. Әлеге чарада барлыгы 13 яшь инвалид катнашты.
Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында скандинавларча йөрү күнегүләре дәвам итә.
Җәйге ялны һәм эшне оештыру максатыннан ел саен “Веста” Үзәгендә июнь башыннан алып август ахырына кадәр җәйге мәйданчык эшләп килә, чөнки барлык балаларның да сәламәтләндерү лагерьларына бару яки шәһәрдән чыгып китү мөмкинлекләре юк.
Балтач муниципаль районына эш визиты белән Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Амировна Зарипова килде.
Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында торле торле конкурслар уткэрелэ. Балалар барлык конкурсларда да бик актив катнашалар.Бу конкурс безнен «Куяннарга азык» дип аталды.Ул конне приютта тэрбиялэнуче балалар матур, йомшак куяннарга уз куллары белэн яшел азык эзерлэделэр.Куяннарыбыз шатланып, тэмле итеп балалар эзерлэгэн яшел печэнне бик яратып ашадылар. Татар халкы элек–электән хезмәт сөючәнлеге белән дан тоткан. Балаларны да кечкенәдән эшкә өйрәткәннәр, башкаларның хезмәтенә хөрмәт тәрбияләгәннәр.
Балалар белән күп кенә бәхетсезлек очраклары электр приборлары белән уйнауга бәйле булып кала. Моның белән бәйле рәвештә балалар приютында «Куркынычсыз каникуллар» исемле чара уздырылды.
Җәлил картлар йортында тәмәке тартуга каршы көрәш көне үткәрелде.
2018 нче елның 4 нче июнендә Югары Утар балалар йорты тәрбиячесе Гыйльметдинова Гөлчәчәк Хөсәен кызы “Кунакны коймак белән сыйлау” диген тема астында әвәләу шөгыле уткәрде.