02.06.2018 көнне «Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениясе гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе балигъ булмаганнары «Балаларга бәйрәм өләшәбез!» исемле чарада катнаштылар. Балалар өчен күңел ачу программасы, мастер-класслар оештырылды, балалар уеннарда катнаштылар,. Бәйрәмнең төп кунагы Спанч Боб иде. Чара ахырында балигъ булмаганнарны чәй белән сыйладылар һәм татлы бүләкләр тапшырдылар.