«Сәламәт Рәсәй – Уртак эш” проекты кысаларындагы “Тәмәке төтене серләре” темасына интерактив шөгыль 31.05.2018елда 11нче номерлы социаль участокта күпбалалы, тулыбулмаган, аз тәэминителгәнгаиләләрдәнбулган13 бала арасында,сәламәт яшәү рәвешен булдыру максатыннан,“Веста” Үзәге белгече Елена Макарова Тарафыннан үткәрелде.
Шөгыль башында педагог балалардан тәмәкенең кеше организмына йогынтысы турында кызыксынды. Балаларның җавапларыннан соң аларга “Тәмәке төтене серләре” темасына мультфильм карарга тәгъдим ителде. Балалар тәмәке тартучы ир-ат тәне буенча сәяхәт итүче геройларны игътибар белән күзәттеләр. Ролик каралганнан соң , аныңтурындафикералышу булды. Педагог тагы бер тапкыр тәмәке тартуның начар нәтиҗәләренә игътибар итте. Кызлар һәм малалайлар бер тапкыр гына тәмәке тартуның да организмга тискәре йогынтысы булуы турында нәтиҗә ясадылар.
Дәрес ахырында социаль педагог балалар белән берлектә тәмәке тарту сәбәпләрен ачыкладылар, начар гадәткә бирелмәүнең альтернатив ысулларын карадылар, шулай ук беренче тәмәкене тартыргамы юкмы дигән карарны чыгарганда үзеңне ничек тотарга дигән сорауга җавап таптылар. Алынган белемнәрне беркетү максатыннан балалар волонтерлар тарафыннан әзерләнгән «Тәмәке тарту – сәламәтлеккә зыян салу» темасына багышланган беркетмә алдылар.