“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Әйдә танышыйк! дип аталган чара узды

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

4 июнь 2018 ел, дүшәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә яңа кабул ителгән балаларны якыннан таныштыру максатыннан “Әйдә танышабыз” дип аталган чара узды. Иртә таңнан тәрбиячеләр Нигмәдҗанова Зөлфирә һәм Закирова Сәкинә күңелле кәеф һәм балалар җырлары белән балаларны һәм аларның әти – әниләрен каршы алдылар. Соңыннан тәрбиячеләр “Әйдә танышыйк” уенын оештырдылар. Балалар көй астында тупны түгәрәк буенча җибәрәләр, көй туктагач, туп кемдә кала, шул бала үзе белән таныштыра. Һәрбер балага алдагы заезд балалары ясаган смайлы әзерләнгән иде. Балаларның һәм аларның әти – әниләренең чарадан соң кәефләре бик яхшы иде, аларның тизрәк яңа чарага киләселәре килә иде. Безнең өчен баланың теләк белән безнең үзәккә йөрүе  бик мөхим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International