Чистайда хәзерге заман интеллектуаль сәнгать бәйгесе узды

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

2 июньдә Чистайда урнашкан “Восток” мәдәният үзәгендә күрмәүчеләр катнашында хәзерге заман интеллектуаль сәнгать бәйгесе (КИСИ) узды. Бәйгедә Татарстанның 7 шәһәреннән 9 команда катнашты. Бу масштаблы чараны оештыру һәм уздыруда Республикабызның сукырлар һәм начар күрүчеләрне тернәкләндерү үзәгенең Чистай бүлекчәсе социаль педагоглары һәм реабилитантлары актив катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International