Дәрес "Игътибарлы җәяүле", Алексеевский "Забота" приюты.

2018 елның 26 июне, сишәмбе

     2018 елның 25 июнендә Алексеевский "Забота" приютында тәрбияче Корнева Н.О. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән "Игътибарлы җәяүле" дигән дәрес үткәрде.

Максат: балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ачыкларга; светофорның сигналлары ни өчен кирәклеген белү; Юл билгеләрен җәяүле һәм шоферлар өчен  тану һәм аңлау. Уен формасында юл билгеләрен һәм кагыйдәләрен ныгыту. Балаларда юл йөрү кагыйдәләре турында  белемнәрен баету, үз иминлеге өчен  аңлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

  Дәрес вакытында юл йөрү кагыйдәләре турында таныштылар,”Светофор” уенында  светофор сигналлары турында ныгыттылар. “Бу мин,бу мин, болар барысыда минем дусларым” уенында игътибарлылык күрсәттеләр, табышмаклар чиштеләр.

    Дәрес ахырында, юлда  кайгы булмасын өчен,бик игътибарлы булырга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International