Балачак ничек күз алдына килә? Әлбәттә, велосипедта йөрү, тәмле туңдырма, качышлы уйнау һәм учак янындагы җылы җзйге кичләр. Мөгаен, балачак – тормышта үзе турында бары тик җылы истәлекләр генә калдыра торган иң төп һәм якты чор. Балалар агач яфраклары шаулавына ләззәтләнеп, кырмыскалар артыннан яки куктә очучы кошларны кузэтеп көннәр буе урамда уйный ала.
2018 елның 25 июнендә «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреңдениесе белгечләре шәһәр балалар мәйданчыкларында хәрәкәтчән уеннар үткәрделәр. Балалар өлкәннәр алар белән уйнаганга шатландылар, активлык күрсәттеләр һәм бик канәгать калдылар.