“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Татарстан буенча сәяхәт” дигән интеллектуаль уен үтте

2018 елның 26 июне, сишәмбе

26 июнь 2018 ел, сишәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре Апикова Роза һәм  Самойлова Гөлчәчәк  “Татарстан буенча сәяхәт” дигән интеллектуаль уен үткәрделәр.Шөгельнең төп максаты балаларның  Татарстан җөмһүрияте турында белемнәрен туплау һәм системалаштыру, зур шәһәрләрнең һәм елгаларның исемнәрен ныгыту, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Шөгыль барышында балалар Җөмһүриятебезнең зур шәһәрләре кайсы яклары белән танылганы, ул шәһәрләрдә нәрсәләр чыгарылуы һәм җитештерелүе, халкыбызның традицион бәйрәмнәре турында күп мәгълүматләр белделәр.

Шөгыль кызыклы формада үтте. Интеллектуаль уенда 15 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International