Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында иртәнге гимнастика.
26 нчы июнь көнне Сарман районы "Шәфкатъ" үзәгендә эшләп килүче “Волонтер” иреклеләр берләшмәсе алдынгылары, Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне уңаеннан, “Яшьләр наркотикларга каршы!” исеме астында профиликтик акция үткәрделәр. Акцияның төп максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм яшьләр арасында яман гадәтләргә карата тискәре караш уятуны формалаштыру.
2018 елның 26 июнендә «Забота» приюты тәрбиячесе Якупова В.Т. тәрбияләнүчеләр белән«Көлкелендка сәяхәт» дигән уен-конкурсы үткәрде. Максат: Тәрбияләнүчеләрнең ялын кызыклы һәм файдалы оештыру.
Бурычлар: иҗади сәләтләренә игътибарлылык үстерү, буш вакытны файдалы итеп үткәрү мөмкинлеге бирү.
2018 елның 25 июнендә «Забота» приюты тәрбиячесе Якупова В.Т. мәктәп яшендәге балалар белән«Фантазия илендә юл хәрәкәте кагыйдәләре» дигән конкурс үткәрде. Максат: Тәрбияләнүчеләрнең җәяүле һәм транспорт чарасында пассажир буларак, юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрен камилләштерергә.
25 июньдә Бөгелмәнең «Возрождение» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә инновацион технологияләр буенча семинар булып узды.
2018 елның 26 нчы июнь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернаты “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Нуриева Л.Р.“Ябалак йорты” ял итү урынында кызыклы уеннар үткәрде.
26 нчы июнь 2018 нче ел, сишәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенә «Бөек Ватан сугышы чорындагы комсомол батырларына багышлана!» дигән концерт программасы белән Яр Чаллы шәhәре Тукай муниципаль районының “Умырзая” ветераннар хоры иҗат коллективы килде.
Ветераннар хорының музыкаль - сәнгать җитәкчесе Николай Негодяев hәм иҗат коллективы Татарстан Гимнны, Бөек Ватан сугышы елларында комсомоллар яратып башкарган хәрби җырларын башкардылар.
«Изге сугыш» «Комсомолдан аерылмыйм», «Мәхәббәт, комсомол һәм яз», «Иң мөһиме, җан картаймасын», «Комсомоллар-Доброволецлар», «Көрәш янә дәвам итә», «Шул елларга баш иябез» дигән патриотик җырлар башкарылды. Алып баручы Роза Вәлиеваның сөйләве аша тамашачылар, миллионлаган яшь комсомоларның фронтта немец-фашистлары басып алучыларына каршы көрәшкәннәрен күз алдына китерделәр. Алар дошман тылында да иң куркыныч сугышчан биремнәрне үтәп һәм ватаныбыз тылында да үзләренең фидакарь хезмәтләре белән шаккатырдылар.
Кайбер социаль хезмәт алучылар күз яшьләре белән, үзләренең яшь вакыттагы күңел җылылыгы бирә торган комсомол җырларын, кушылып җырладылар.
Чарада 49 кеше катнашты.
Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Саба ш.т.п. «Волонтер» үзәгенең активистлары белән берлектә Халыкара наркоманиягә һәм наркотик чараларның законсыз әйләнешенә каршы тору көне уңаеннан буклетлар тараттылар.
Буклет тарату вакытында белгечләр һәм волонтерлар халыкны «наркотик», «наркотикка бәйлелек» төшенчәләре, наркотиклар куллану билгеләре һәм ни өчен кешеләр наркотиклар куллана башлау сәбәпләре белән таныштырдылар.
Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында ишек алдын төзекләндерү эшләре дәвам итә.