Мойдодыр дәресләре
“Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” Реабилитация үзәге” дәүләт автоном учреждениесе 13 инвалид бала белән тәрбияче Трофимова А.М. “Сможем вместе” проектын тормышка аштыру кысасында 26нчы июньдә 14нче китапханәгә кунакка бардылар. Китапханәче Павлова Н.Ю. “Мойдодыр дәресләре” исемле чара уздырды. Балалар чисталык кагыйдәләрен искә төшерделәр, төрле уеннарда катнаштылар, “Сәламәтлек дөньясына сәяхәт” исемле күргәзмә белән таныштылар.