Алабуга “Доверие” үзәгендә түгәрәк өстәл узды

2018 елның 29 июне, җомга

Халыкны хокукый яктан агарту кысаларында Алабуга «Доверие» халыкка  социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы  үзәгендә “ Авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга түләүсез хокукый ярдәм күрсәтү” дигән темага түгәрәк өстәл узды. Чарада инвалид бала тәрбияләүче һәм күп балалы  гаиләләр, социаль хезмәтләр күрсәтүдән файдаланучы инвалидлар катнашты. Ата-аналарның алимент буенча бурычлары, балигъ булмаган яшьтәге балалы гаиләләргә социаль ярдәм итү чаралары, инвалид булган гражданнарның социаль гарантияләре һәм башка сорауларга инвалидларның “Закал” региональ иҗтимагый оешмасы башлыгы Латыпов Р.Б., юристконсульт Базуева К.И., “Мәрхәмәтлелек планетасы” җитәкчесе Хөснуллина Т.С., “Доверие” халыкка  социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы  үзәге директоры Чернышева И.Р. җавап бирде. Түгәрәк өстәл барышында бик күп сорауларга җавап табылды. Чарада катнашучылар мондый очрашуларның файдалы һәм әһәмиятле булуын билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International