27 июнь көнне Зәй муниципаль районының “Радость” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләренең чираттагы гомуми җыелышы булды. Җыелышта Зәй муниципаль районы социаль хезмәт күрсәтү Бүлеге башлыгы Хузина Эльмира Габдулхак кызы катнашты.
Җыелыш барышында оешманың барлык бүлекләренең 2018 елның 2 кварталы һәм 1 яртыеллыгы эш нәтиҗәләре каралды. Күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфаты, коррупцияне булдырмау чаралары турында сүз алып барылды.
Шулай ук 2018-2020 елларга яңа коллектив килешүе кабул итү турында фикер алышынды.
Барлык хезмәткәрләргә дә 2018 елның 1 сентябреннән хезмәткә түләү шартлары үзгәрү турында хәбәр ителде, язмача хәбәрнамәләр тапшырылды.
Җыелыш Хузиной Э.Г.ның социаль хезмәткәрләрнең тырыш хезмәтләре, ярдәмгә мохтаҗларга карата булган түземлелек, кешелеклелек күрсәткәннәре өчен өчен рәхмәт сүзләре белән тәмамланды.