29 нчы июнь көнне Җәлил картлар йорты өлкәннәре психолог Нәҗметдинова Гөлнара һәм мәдәният хезмәткәре Бәдретдинова Гөлназ белән берлектә паркка сәяхәт кылдылар. Барлык өлкәннәребез дә паркта сәяхәттә йөрде, Җәлил паркының тарихы турында әңгәмә тыңладылар. Соңыннан үзләренең туган якларының тарихы белән уртаклаштылар. Сәяхәтебез азагында өлкәннәребез парк турындагы тәэсирләрен рәсемдә күрсәттеләр. Өлкәннәребезгә бу сәяхәтебез бик ошады.Алга таба да табигатебезне шушылай матур көе сакланып калуын теләп калдылар.