“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Шәхси гигиена “ темасына танып – белү әңгәмәсе үтте

2018 елның 29 июне, җомга

29 июнь 2018 ел, җомга

 

Тәрбиячеләр Салихова Лена һәм Самойлова Гөлчәчәк “Шәхси гигиена “ темасына  танып – белү әңгәмәсе үткәрделәр.

Әңгәмәнең максаты балаларда сәламәт яшәү рәвеше белемен формалаштырырга, шәхси гигиена процедураларының әһәмиятен аңлату.Әңгәмә К.И.Чуковскийның “Мойдодыр” әкиятен укудан башланып китте. Әкиятне укып чыккач, балаларга сораулар бирелде, беренче очракта кулларны “алдан”юу кирәк  һәм икенче очракта “соңыннан”, ничек дөрес итеп  үз тәнеңне карарга.Соңыннан балалар презентация һәм К.И.Чуковскийның “Мойдодыр” дигән мультфильмын карадылар. Мульфильмны караганнан соң фильмга карата фикер алышу булды. Әңгәмә ахырында балалар белән “Могҗизалы капчык” уены уйналды, шәхси гигиенага кагылышлы табышмакларга җаваплар бирделәр, рәсемнәр буядылар. Дәрес мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти – әниләре өчен үткәрелде. Әңгәмәдә 17 бала һәм 2 әти – әни  катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International