Дәреснең максаты: балаларны рус халкының культурасы белән таныштыру.
2018 нче елның 9 нчы июлендә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” уңаеннан, “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары Наталья Закирова, Гузель Зиганшина һәм Лилия Зарипова полициянең муниципаль хезмәткәре Ләйлә Низамиева белән “Мин hәм закон” дип аталган чара үткәрделәр.
2018 нче елның 9 нчы июлендә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” уңаеннан, “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары Наталья Закирова һәм Лилия Зарипова “Романтик” балалар лагерендә “Минем гаиләм” дип аталган чара үткәрделәр.
Һәр елны июль ае башында гаилә көне билгеләнеп үтелә. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре дә, бу чарадан читтә калмый. Мөмкинлекләре чикләнгән, куп балалы гаиләдә тәрбияләнгән, социаль хезмәтләр алучы гаиләләр “Кинога - бөтен гаилә белән” дип аталган чарада катнашып, гаиләдә үзара булган мөнәсәбәтләрне тагы да якынайттылар.
Гаилә – һәр кеше тормышында аерым мәгънә алып тора һәм ул кешелек өчен төп кыйммәтләргә ия. Һәр ел да 8 июльдә Россиядә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу – халык арасына кергән, кешелек билгеләп үтә торган яңа бәйрәмнәрнең берсе булып тора, ә Рус православие чиркәве бу көнне христиан никахын саклаучы изге Петр һәм Февроньяның хәтер көнен билгеләп үтә. Бәйрәм вакыйгалары һәр шәһәрдә һәм һәр гаиләдә уза.
«Веста» Үзәге хезмәткәрләре «Ныклы гаилә» партия проекты эгидасы астында оештырылган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында төрле чаралар үткәрде:
Уенда приютның барлык балалары да катнашты. Байлыкны эзләү приют территориясендә узды. Ике төрдәге байлык качырылган иде, икесе дә табылды.
«Шатлык» приютында “Исәнме, кызыл җәй” темасына спорт бәйрәме үткәрелде. Чараның максаты: сәләмәт яшәү пропагандасына багышланган. Балаларда тизлек, өлгергәнлек, көч, сизгерлек үстерү, аларда көндәлек күнекмәләрдә игтияҗ тәрбияләү. Программада шигырь, җыр, бию һәм кызыклы ярышлар булды. Чара кызыклы, күңелле, шау-шулы үтте. Балалар көне буена җитәрлек уңай эмоциональ кәеф алдылар.
Автор: тәрбияче Лилия Минневалиева.
09 нчы июль 2018 нче ел, дүшәмбе
Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында дәвалау физик культурасы инструкторы һәм социаль эш буенча белгеч “Без сәламәт яшәү рәвеше өчен” дигән девиз астында мәдәни-спорт чарасы үткәрделәр. Бу чарада коляскаларда йөрүче инвалидлар hәм башка социаль хезмәт алучылар катнашты. Рәхәтләнеп төрле хәрәкәтчән уеннар уйнадылар.
Менделеев муниципаль районында«Өмет Яры» социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Агляметдинова Е. В. һәм Дьячкова. Н.. белән берлектә, психолог Маснавиева 6 июль көнне шушы бәйрәмгә багышланган чара оештырдылар.. Чара табигать кочагында узды, бүлекчәдә иҗтимагый ярдәм алучы 5 гаилә төрле күңелле уеннар, ярышларда катнаштылар.
9 июль көнне Югары Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты-интернатында, тәрбияче Садыков Илфат, «Настольный теннис» дип исемләнгән спорт чарасы үткәрде. Әлеге чарада 4 тәрбияләнүче катнашты.