«Шатлык» приютында “Исәнме, кызыл җәй” темасына спорт бәйрәме үткәрелде. Чараның максаты: сәләмәт яшәү пропагандасына багышланган. Балаларда тизлек, өлгергәнлек, көч, сизгерлек үстерү, аларда көндәлек күнекмәләрдә игтияҗ тәрбияләү. Программада шигырь, җыр, бию һәм кызыклы ярышлар булды. Чара кызыклы, күңелле, шау-шулы үтте. Балалар көне буена җитәрлек уңай эмоциональ кәеф алдылар.
Автор: тәрбияче Лилия Минневалиева.