Гаилә – һәр кеше тормышында аерым мәгънә алып тора һәм ул кешелек өчен төп кыйммәтләргә ия. Һәр ел да 8 июльдә Россиядә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу – халык арасына кергән, кешелек билгеләп үтә торган яңа бәйрәмнәрнең берсе булып тора, ә Рус православие чиркәве бу көнне христиан никахын саклаучы изге Петр һәм Февроньяның хәтер көнен билгеләп үтә. Бәйрәм вакыйгалары һәр шәһәрдә һәм һәр гаиләдә уза.
«Веста» Үзәге хезмәткәрләре «Ныклы гаилә» партия проекты эгидасы астында оештырылган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында төрле чаралар үткәрде:
2018 елның 6 июле көнне «Веста» Үзәге территориясендә Үзәктә эшләүче белгечләр һәм социаль педагоглар социаль ярдәм күрсәтүдә торучы 32 гаилә өчен «Барысы да гаиләдән башлана» дип аталучы чара уздырдылар. Максат: гаилә институтын ныгыту һәм популярлаштыру, гаилә традицияләрен булдыру, балаларда һәм ата-аналарда гаиләгә карата уңай караш тәрбияләү.
Июльнең бу җылы көнендә ата-аналар балалары белән Үзәккә гаиләсе белән күңелле итеп вакыт үткәрергә һәм гаилә җепләрен ныгытырга килделәр. Алар өчен төрле-төрле конкурслар, эстафета, викторина, җырлар һәм биюләрне үз эченә алган бәйрәм программасы әзерләнгән иде. Бигрәк тә «Шар белән сюрприз» һәм “Ярдәмчелек” конкурслары бик күңелле узды, аларда катнашучылар үзләренең нинди талантлы, иҗади һәм бердәм икәнлекләрен күрсәтә алдылар.
Чараның тантаналы өлешеннән соң кунакларны уен мәйданчыкларында катнашырга чакырдылар, анда һәр кеше үзенә хуш килгән уен төрен сайлый алды: кемдер үз көчен сынады, җитезлеген һәм тизлеген күрсәтте, башкалар, киресенчә тынычрак эшчәнлек төрен сайладылар - панно, ромашкадан беләзекләр ясадылар. Конкурсларда катнашкан һәр кеше татлы ризыклар һәм бүләкләр алды.
Кунаклар әлеге чарадан яхшы кәеф белән һәм җылы гаилә атмосферасы оештырган өчен әйтелгән рәхмәт сүзләре белән таралыштылар.
2018 елның 7 июле көнне «Веста» Үзәгенең социаль педагогы Елена Макарова волонтерлар һәм Чулман-Су мәдәни үзәге белән берлектә Кама Аланында «Бер ромашка, ике ромашка!» дип аталган чара үткәрделәр. Максат: гаилә кыйммәтләрен саклау һәм популярлаштыру, гаилә ялын оештыру.
Әлеге чарага чакырылган гаиләләр, волонтерлар һәм белгечләр тарафыннан оештырылган мәхәббәт, тугрылык, игелеклелек һәм тыйнаклыкны сыйфатлаучы, бәйрәмнең эмблемасы булган – ромашка ясау мастер-классында катнаштылар. Ясалган чәчәкне үзеңә калдырырга яисә якыннарыңа бүләк итергә була иде. Кайберәүләр үз теләкләрен асфальтта сүрәтләнгән ромашка рәсемендә язып калдыра алдылар.
Чара күңелле узды, катнашучылар билгеләп үткәнчә, бу чара бәйрәм генә түгел, ә алар өчен кызыклы да, файдалы үтте, чөнки рәсем ясау һәм уртак иҗат вакытында белгечләр һәм волонтерлар аларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихын, бәйрәмнең символы, гаилә кыйммәтләре турында сөйләделәр.
2018 нче елның 5 июле көнне Үзәк психологы Наталья Емельянова социаль ярдәм күрсәтүдә торучы хатын-кызлар өчен «Болындагы ромашкалар» дип аталучы дәрес үткәрде. Максат: гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу.
Катнашучыларда эшлекле мохит тудыру максатыннан дәрес «Мин нинди кыр чәчәге?» дип аталучы уен-активатор белән башланып китте, монда Һәр катнашучы үз исемен, нинди чәчәк белән үзен чагыштыруын, һәм ни өчен икәнен сөйләргә тиеш булды.
Аннан соң психолог «Болындагы ромашка» әкиятен укыды. Дәрестә катнашкан әниләр бу әсәрдә сурәтләнгән кискен конфликтлы очракларга охшаш гаиләдә булган вакыйгаларны искә төшерделәр, үзләренең гаилә тормышын сөләделәр, җыелганнар белән балаларны тәрбияләүдә үзләре кулланган алымнар белән уртаклаштылар.
Ата-аналар аңында балаларының уңай сыйфатлары уелып калсын өчен «Ромашка» дип аталучы күнегү үтәргә тәкъдим ителде. Катнашучылар кәгазь альбом битләренә чәчәк таҗларын ясадылар һәм шуларга балаларында булган барлык уңай сыйфатларны яздылар.
Дәрес ахырында катнашучылар бер-берсенә үз куллары белән ясалган һәм теләкләр язылган беләзек-ромашкалар кидерделәр.
2018 елның 5 июле көнне «Веста» Үзәгендә эшләүче хезмәт буенча инструктор Лариса Евстратьева социаль ярдәм күрсәтүдә торучы 17 бала өчен «Мәхәббәт белән җылытылган гаилә» дип аталган интерактив дәрес үткәрде. Максат: гаилә кыйммәтләрен һәм гаилә арасында җылы мөнәсәбәтләрне формалаштыру.
Дәрес башында балаларга Муромск князе Петр һәм гади кыз Феврония турында булган кыска метражлы фильм күрсәтелде. Бу тарихи вакыйгалар аша Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең бик яшь бәйрәм икәнен һәм безнең илдә 2008 елдан бәйрәм ителә башлавын белделәр. Дәрес барышында балалар гаилә турында булган фикерләре белән бүлештеләр, катнашучылар билгеләп үткәнчә, безнең һәрберебез өчен бу тормышта иң мөһим әйберләрнең берсе булып, без яратучы, үрнәк алучы, кайгыртучы, яхшылык һәм бәхет теләүче кешеләр – ул безнең якыннарыбыз һәм туганнар, һәм, әлбәттә, гаиләбез. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәткә, җаваплылыкка, кайгыртучанлыкка һәм хөрмәткә өйрәнәбез.
Шуннан соң балаларга рәсем конкурсында катнашырга тәкъдим ителде. Балалар кәгазьдә үз гаиләләрен сурәтләделәр. Үз эшләрендә балалар гаиләләрендә хөкем сөрүче мәхәббәт һәм дуслыкны чагылдырдылар. Ахырдан һәр катнашучы җыелганнарга үз рәсемендә нәрсә ясавын сөйләде. Рәсемнәр кызыклы, эчтәлеге һәм үтәүләре буенча оригиналь булдылар. Иң яхшы эшләр Үзәктәге стендта урнаштырылды, катнашучы балаларга бүләкләр тапшырылды.
Барлыгы әлеге чараларда 46 ата-ана һәм 87 балигъ булмаган катнашты.