“Минем гаиләм” дип аталган чара, Балтач

2018 елның 10 июле, сишәмбе

2018 нче елның 9 нчы июлендә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” уңаеннан, “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары Наталья Закирова һәм Лилия Зарипова “Романтик” балалар лагерендә “Минем гаиләм” дип аталган чара үткәрделәр. Чараның максаты – үзеңнең якыннарыңа хөрмәт һәм ярату, гаиләңә карата горурлык хисләре тәрбияләү.

Чараның ахырында балалар әлеге бәйрәмнең символы булган ромашканы ясады һәм чәчәкнең таҗларына гаиләгә кагылышлы сүзләр яздылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International