Һәр елны июль ае башында гаилә көне билгеләнеп үтелә. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре дә, бу чарадан читтә калмый. Мөмкинлекләре чикләнгән, куп балалы гаиләдә тәрбияләнгән, социаль хезмәтләр алучы гаиләләр “Кинога - бөтен гаилә белән” дип аталган чарада катнашып, гаиләдә үзара булган мөнәсәбәтләрне тагы да якынайттылар. Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы дәүләт автоном учреждениясе халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Забота" социаль терләкләндерү бүлеге исеменнән, чараны оештыруда булышкан Мамадыш кинозалы директоры А.Ф. Исхаковка олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.