ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2018 ел
дүшәмбе

7 июнь көнне Сарман  районы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәттән файдаланучылар Дәүләтбаев Миннехаҗи Миннебай улы белән Хабибуллина Нурдидә Якуп кызының бергә гомер итүләренә 60 ел тулу уңаеннан юбилейлары үткәрелде. Бәйрәм уңаеннан аларны социаль хезмәткәрләре Сагдатова Фәридә Әнил кызы котлап, изге теләкләрен җиткерде.

 

6 июль көнне “Шатлык” приютында Гаилә көненә багышланган гаилә бәйрәме булып узды. Бәйрәмнең символы – ромашка чәчәге.  Чара алдыннан князь Петр легендасы турында презентация күрсәтелде. Бәйрәмдә төрле конкурслар һәм эстафеталар үткәрелде. Балалар табышмакларга җаваплар эзләделәр. Ата-аналар балалар төрергә өй рәттеләр. Төрле мультфильмнардан көйләрне танып белделәр. Чара барышында төрле музыкаль чаралар, бию номерлары күрсәтелде. Бәйрәм “Дөньяга елмаюны бүләк ит”, дигән җыры белән тәмамланды.

Авторы: музыкаль җитәкчесе Татьяна Угарова һәм социаль педагог Екатерина Карнаухова.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

 

“Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” Реабилитация үзәге” дәүләт автоном учреждениесе «Ассоциация реабилитации инвалидов «РостРесурс» берлектә 56 инвалид бала һәм ата-аналар өчен “Сможем вместе” проектын тормышка аштыру кысасында 09нчы июльдә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм оештырды. Балалар уеннарда әти-әниләре белән катнаштылар, бәйрәм символы Рамашка, өй хужасы Кузя белән дуслаштылар. Килгән кунаклар һәр балага бүләк тапшырдылар.

Һәр елны 8 июльдә бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. “Шатлык” приютында бәйрәм кысаларында “Гаилә”  клубы булып узды, хезмәткәрләр ата-аналарга бәйрәм турында сөйләделәр. Балалар “Яшь пешекчеләр” түгәрәгендә алган осталыкларын кулланып бутербродлар ясадылар. Ата-аналарга һәм балаларга князе Петрның гаилә турындагы легендасын күрсәттеләр. Шуннан соң “Минем гаиләм-минем бәхетем”, дигән мастер-класс үткәрелде. Уеннар нигедзендә балалар белән эмоциональ кичерешләре ныгытылды. Ахырда балалар һәм ата-аналар үзләренең гербларын булдырдылар.

Автор: социаль педагог Екатерина Карнаухова, специалист по социальной работе Алсу Галимзянова.

“Мәрхәмәтле йөрәк” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Ларионова Н.В., прокурор ярдәмчесе Газизов А.Р. һәм имин булмаган гаиләләрдә һәм балигъ бүлмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча әйдәп баручы белгеч Галиуллина З.Ш. белән берлектә яшьләрнең ял итү үзәгендә “Уроки Фемиды” хокукый клубының “Бала хокукы” дип аталган чираттагы чарасын үткәрделәр.

Чара барышында яшүсмерләр белән киләсе эшләү технологиясе кулланылды:  видеоролик күрсәтү, яшүсмерләр белән әңгәмә алып бару. Чара яшүсмерләрдә кызыксыну уятты һәм күп сорауларга фикер алышу белән тәмамланды.

8 июль Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәткәрләре карамакта торучы парлы өлкәннәребез өчен өстәл артында чәй табыны оештырдылыр һәм  бәйрәмнең символы – ромашка чәчәге бәйләме бүләк иттеләр. Игелекле эшләре өчен өлкәннәребез зур рәхмәтле.

 

Гаиләдә ир белән хатынның бер - берсенә мәхәббәтен, тугрылыгын, җылы мөнәсәбәтен, гаилә бәхетен, үзара килешеп, тату яшәвен чагылдырган әлеге көн белән барыгызны да чын күңелдән тәбрик итәбез.
         Гаилә - мәхәббәт учагы, ихласлык һәм ышаныч чыганагы буларак - һәрвакыт дәүләтнең һәм җәмгыятьнең гомумкешелек кыйммәтләрен саклаучы ныклы таянычы булды. Нәкъ менә гаиләдә бала шәхес буларак тәрбияләнә. Әти - әнисеннән, әби - бабасыннан бала шәфкатьлелек, хезмәт сөючәнлек, ватанпәрвәрлек, намуслылык, җаваплылык, игелек һәм әхлак тәрбиясе буенча тәүге дәресләрен ала. Сабый гаиләдә дөньяны таный башлый, милли гореф-гадәтләрне сакларга һәм хөрмәт итәргә өйрәнә. Халкыбыз юкка гына "Оясында ни күрсә, очканында шул булыр", дип шәрехләмидер. Туган йорт җылысы, риясызлык һәм үзара аңлашу, туганнарыңны һәм якыннарыңны кайгырту, буыннар арасында рухи бәйләнеш - болар һәммәсе кешенең эчке дөньясын формалаштыручы бәяләп бетергесез кыйммәтләр. Дус һәм тату гаилә тормышта ныклы терәк, бәхет һәм тотрыклылык чыганагы, җәмгыятьнең тынычлыгына һәм гармониясенә нигез булып тора.

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт  алучылар өчен «Шнуровка» дигән темага мастер – класс үткәрде.

Чараның максаты – когнитив функцияләрне активлаштыру, кулларның  вак моторикасын  үстерү, төгәллеккә өйрәтү һәм хыялларны баету иде.

Белгеч һәрбер катнашучыга матур тишекле предметлар таратты, баулар  һәм тасма белән җитмәгән детальләрне өстәргә кушты.

Мәсәлән: Керпенен энәләренә алма һәм грушадан ямау ясыйлар. Йөк машинасына тәгәрмәч яки комнан йөк өстиләр..Ә кызны матур итеп киендерәләр.

Мастер-класс барышында катнашучылар кул бәлен тигез хәрәкәт башкарырга кирәклегенә төшенделәр һәм нәтиҗәдә алар бармаклар эшчәнлегең активлыгы артканын сизделәр.

      Социаль хезмәт алучылар чарада  бик рәхәтләнеп, теләп катнаштылар. Соңыннан, чарада катнашучылар үз-ара фикерләр алыштылар, аларны кәефләре яхшырды, тормыш тонусы һәм әшкә сәләтләре артты.

Чарада 7 кеше катнашты.

   Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Татар Илеге паркында бәйрәм чарасы үтте. Әлеге чарада Сарман районы «Шәфкатъ» үзәге хезмәткәрләре “Волонтер” иреклеләр берләшмәсе белән актив катнаштылар.

   Бу көнне Сарман районы «Шәфкатъ» үзәге хезмәткәрләре “Волонтер” иреклеләр берләшмәсе белән берлектә мөмкинлекләре чикле балаларны  тәрбияләүче гаиләләрне бәйрәм белән котладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International