Белемнәрне киңәйтү дәресе « Забавушка әби уеннары», Алексеевский районының «Забота» приюты, 9.07.2018 ел.

2018 елның 10 июле, сишәмбе

  Алексеевский районының «Забота» приютында тәрбияче Якупова В.Т.  мәктәп яшендәге балалар белән «Забавушка әби уеннары» дигән  белемнәрне киңәйтү дәресе үткәрде.

Дәреснең максаты: балаларны рус халкының культурасы белән  таныштыру.

 

Дәрес вакытында балалар «Забавушка әбидә кунакта» сюжетлы-рольле уенда актив катнаштылар, ә кунакларга әби  табышмаклар әйтте. Аннан соң балалар  рәхәтләнеп  «Бүләкне тап», «Буталчык», «Зур адымнар», «Бер аякта сикер»рус халык уеннары уйнадылар.

Забавушка әби белән дәрес балаларга бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International