16 июль 2018 ел, душәмбе
«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре “Семицветик” дип исемләнгән программа кысаларына таянып исәптә торган балалар белән дәрес үткәрделәр. Дәреснең максаты: балаларга тирә-юньне яратуны формалаштыруда ярдәм итү. Педагог фикерләү сәләтен арттыру һәм бирелгән командалар буенча бинада дөрес хәрәкәт итүне формалаштыру максатыннан “Уенчыкны эзләп тап” дип аталган уен үткәрде. Соңрак педагог сабын күбеклэре күпертте, балалар күбек булып очып уйнадылар. Дәрес ахырында балалар педагогтан йөрәк формасында бүләк алдылар.
Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар «Гарденотерапия» һәм «Гаилә дәүләт Советы» шефлык ярдәме юнәлеше буенча технологияләр кысаларында яшелчә культуралары, җиләк-җимеш үстерәләр, аларны шатланып карыйлар. Бу эшнең максаты – өлкән яшьтәге кешеләрнең үзләрен кирәкле һәм файдалы итеп тою. Эш физик һәм психик халәтне яхшырта.
17 июль 2018 ел, сишәмбе
Дәреснең төп максаты Кавалерист - кыз Н.Дурованың биографиясен өйрәнү, шулай ук ни өчен Алабугада Н.Дурованың музеен ачтылар дигән сорауга җавап табу.
17 нче июль 2018нче ел, сишәмбе.
Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Бездә булган курку хисләре» дигән темага мини - тренинг үткәрде.
Чараның максаты – куркудан, тискәре хисләрдән арыну.
Бер-береңә ышану хисе тудыру максатыннан, һәркем үзенең курку хисен ачыктан-ачык сөйли алсын өчен, чараны психолог үзенең курку хисләре турында сөйләүдән башлады һәм «курку – ул кешенең дөрес хисе, аннан оялмаска кирәкл» легенә инандырды. «Үзеңнең куркуыңны сөйлә» – дигән күнегүдә һәркем яшермичә нәрсәдән курыкканын сөйли алды. «Мин нәрсәдән куркам» – дигән күнегүдә һәркем нәрсәдән курыкканын рәсем итеп ясады. «Башкаларның рәсемнәре» – дигән күнегүдә социаль хезмәт алучылар әле ясаган «курку» рәсемнәрен чиратлап күрсәтеп, кем нәрсәдән курыкканын бергәләшеп уйлап, аңа ничек ярдәм итәргә кирәген ачыкладылар, фикер алыштылар.
Нәтиҗәдә, тренинг барышында ышанычлы уңай атмосфера барлыкка килде, социаль хезмәт алучылар куркудан котылу юлын бергәләп чишеп, җыелган тискәре хисләрдән арыну мөмкинлеген тойдылар.
Чарада 12 кеше катнашты.
2018 елның 16 июль көнендэ Теләче районы Субаш авылында яшәүче тыл ветераны Степанова Евдокия Андреевнага 95 яшь тулды. Шул уңайдан Евдокия апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Айдар авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында янгын- куркынычсызлыгы буенча чираттан тыш өйрәнүләр үтте, янгын сүндерү әсбаплары белән эшләү ысуллары аңлатылды.
Менделеевск муниципаль районында «Берег Надежды» социаль-тернәкләндерү булекчәсендә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «Төрле төстәге зонтлар көне» дип аталган күңел ачу программасы оештырылды.
«Әни+бәби» клубы кысаларында “Веста” Үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина социаль ярдәм күрсәтелүче ата-аналар һәм балалар арасында «Сөйләм үстерү: артикуляцион гимнастика һәм бармак уеннары» дип аталаган дәрес үткәрде. Максаты-балаларның сөйләмен үстерү, ата-аналарга артикуляцион һәм бармак гимнастикасы күнегүләрен өйрәнергә ярдәм итү.
Чирмешән муниципаль районыны “Мәрхәмәтле йөрәк” үзэгенең өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәткәре Фартдинова Гөлүзә Мингариф кызы 15 ел инде әбиләр карый. Ул җаваплы, игътибарлы, хөрмәтле хезмәткәр. Гөлүзә алты әбине карый. Социаль хезмәт алучылар аңа бик рәхмәтле.
Гөлүзә барлык эшемдә булыша, хәрвакыт хәлләремне сораша, ярдәм итәргә тырыша ди аның турында тыл ветераны Ромина Антонина Иван кызы.
Бүген 2018 елның 16 июль көнне районның атналык планеркасында « Мәрхәмәтле йерәк” үзәгенең хезмәткәре Фартидинова Гөлүзә Мингариф кызына күпьеллык намуслы хезмәте һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан Чирмешән районы башлыгының мактау хаты бирелде.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче Афанасьев А.В.ны Мамадыш тернәкләндерү үзәгенә чакырдылар