13 июль 2018 ел.
Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында янгын- куркынычсызлыгы буенча чираттан тыш өйрәнүләр үтте, янгын сүндерү әсбаплары белән эшләү ысуллары аңлатылды.
Аның максаты – куркыныч хәлне бәяләү, янгын сүндерү күнекмәләрен булдыру һәм ныгыту, хезмәт күрсәтүче персонал белән бергә эш итү. Өйрәнүләрне Мөслим һәм Сарман муниципаль районара тикшерү бүлегенең профилактик эшләр буенча өлкән инспекторы Идиятуллин Р.А. үткәрде.
Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре янгын сүндерү өйрәнүләренә бик җитди карыйлар, чөнки алар биредә яшәүчеләрнең сәламәтлекләре һәм язмышлары өчен җаваплылык тоялар.Чын янгын – бик куркыныч, зыянлы вакыйга. Шартлы янгын вакытында, янгын сүндерүчеләрнең генә түгел, картлар һәм инвалидлар йорты хезмәткәрләренең бердәм, оператив эшләве, кеше тормышын саклауда, материаль байлыкларны коткаруда уңай нәтиҗәләр бирер дип ышынып калабыз.Чын күңелдән, мондый өйрәнүләрнең, шартлы рәвештә генә үтүләрен телибез!