“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Туган якның патриотлары” дигән танып белү әңгәмәсе үтте

2018 елның 17 июле, сишәмбе

17 июль 2018 ел, сишәмбе

Дәреснең төп максаты Кавалерист -  кыз Н.Дурованың биографиясен өйрәнү, шулай ук ни өчен Алабугада Н.Дурованың музеен ачтылар дигән сорауга җавап табу. Н.Дурованың үз тормышын армия хезмәтенә багышлау турындагы карарын кабул итүенә нәрсә этәргеч булган?

Әңгәмә барышында балалар Н.Дурованың батырлык һәм кыюлык белән тулы гомер юлын, туганнан үлгәненә хәтле күзалладылар. Күрсәтелгән фоторәсемнәр, иллюстрацияләр ярдәмендә балалар кыю һәм батыр хатын – кызның тормыш юлын тирәнтен аңлый алдылар һәм куелган сорауларга җавап таптылар.Әңгәмәдә 20 бала һәм 6 әти – әни катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International