Чирмешән муниципаль районыны “Мәрхәмәтле йөрәк” үзэгенең өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәткәре Фартдинова Гөлүзә Мингариф кызы 15 ел инде әбиләр карый. Ул җаваплы, игътибарлы, хөрмәтле хезмәткәр. Гөлүзә алты әбине карый. Социаль хезмәт алучылар аңа бик рәхмәтле.
Гөлүзә барлык эшемдә булыша, хәрвакыт хәлләремне сораша, ярдәм итәргә тырыша ди аның турында тыл ветераны Ромина Антонина Иван кызы.
Бүген 2018 елның 16 июль көнне районның атналык планеркасында « Мәрхәмәтле йерәк” үзәгенең хезмәткәре Фартидинова Гөлүзә Мингариф кызына күпьеллык намуслы хезмәте һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан Чирмешән районы башлыгының мактау хаты бирелде.