«Бездә булган курку хисләре» -мини – тренинг

2018 елның 17 июле, сишәмбе

17 нче июль 2018нче ел, сишәмбе. 

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Бездә булган курку хисләре» дигән темага мини - тренинг үткәрде. 

Чараның максаты – куркудан, тискәре хисләрдән арыну. 

Бер-береңә  ышану хисе тудыру максатыннан, һәркем үзенең курку хисен ачыктан-ачык сөйли алсын өчен, чараны психолог үзенең курку хисләре турында сөйләүдән башлады һәм «курку – ул кешенең дөрес хисе, аннан оялмаска кирәкл» легенә инандырды. «Үзеңнең куркуыңны сөйлә» – дигән күнегүдә һәркем яшермичә нәрсәдән курыкканын сөйли алды. «Мин нәрсәдән куркам» – дигән күнегүдә һәркем нәрсәдән курыкканын рәсем итеп ясады. «Башкаларның рәсемнәре» – дигән күнегүдә социаль хезмәт алучылар әле ясаган «курку» рәсемнәрен чиратлап күрсәтеп, кем нәрсәдән курыкканын бергәләшеп уйлап, аңа ничек ярдәм итәргә кирәген ачыкладылар, фикер алыштылар. 

Нәтиҗәдә, тренинг барышында  ышанычлы уңай атмосфера барлыкка килде, социаль хезмәт алучылар куркудан котылу юлын бергәләп чишеп, җыелган тискәре хисләрдән арыну мөмкинлеген тойдылар. 

Чарада 12 кеше катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International