Менделеевск муниципаль районында «Берег Надежды» социаль-тернәкләндерү булекчәсендә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «Төрле төстәге зонтлар көне» дип аталган күңел ачу программасы оештырылды.
Максаты: өлкәннәр һәм инвалидларның комплекслы мәдәни көн күреш һәм социаль-рухи тормыш сыйфатын яхшырту.
Социаль хезмәт алучыларга зонтларнын барлыкка килү тарихы тәкъдим ителде, кызыклы фактлар, аларнын төрләре, зонтикларда язмача кирәк-яраклар һәм башка кечкенә предметларнын саклануы билгеле булды.
Реабилитантлар бик теләп бәйгеләрдә катнаштылар, зонтик кулланып төрле уеннар уйнадылар : «Зонтик белән гольф», «Яңгырдан саклау», «Зонтик каруселе», «Йорттагы һава торышы», «Зонт астында бию».
Зур теләк белән үзләре бизәгән зонтиклар тәкъдим иттеләр. Иң активлары костюмлаштырылган күрсәтмә оештырдылар, чыгышларын шигерләр, жырлар белән башладылар.
Конкурста жиңүчеләр булмады, чөнки катнашучылар әлеге программага барысы да шактый көч һәм илһам керттеләр. Барлык реабилитантлар бик канәгать калдылар. Соңыннан шәһәрнен зонтиклар аллеясендә фотога төшү мизгелләрен уздырдылар.