ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2018 ел
җомга

Кояш ожоги

Ел саен уздырыла торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» Республика хәйрия акциясе буенча «Веста» Үзәгендә 2018 нче елның 19 июле көнне социаль ярдәм күрсәтелүче гаиләләрдәге 30 бала өчен анимацион чара уздырылды. Бу чараны уздыру өчен «Таиф-НК» иганәче ярдәмен күрсәтте - булачак беренче сыйныф укучыларына матур букчалар һәм мәктәп кирәк-яраклары сатып алдылар.

Чистай муниципаль районында  «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениясе белгече                       Киямова Э.Р. 2018 елның 19 нче июлендә социаль куркыныч хәлдә булучы гаиләләрдәге  хатын–кызлар белән   “Гаилә тормышының нигезләре” исемле профилактик дәрес үткәрде.  Дәреснең максаты: социаль хезмәт алучы хатын–кызларның юридик грамоталыкларын күтәрү, гаиләләрне таркалудан саклау һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту иде.

Хатын–кызлар дәрестә бик теләп катнаштылар, сораулар бирделәр, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, яңа танышлар таптылар. Дәресне чәй өстәле артында тәмамладылар.

20 июльдә Менделеев муниципаль районында "Берег Надежды" халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең хезмәткәрләре социаль ярдәм алучылар арсасыннан шахмат яратучылар өчен "Ак һәм кара арасында бәйге" исемле интелектуаль уен уздырдылыр.

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында мәдәни чаралар оештыручы Заһидуллина А.З. “Вокал терапиясы” технологиясы буенча чираттагы шөгыльне 92 яшьлек Ханнанова Э.М белән үткәрде.

2018 нче елның 19 нче июлендә Әтнә муниципаль районы “Изгелек”  үзәгенең  гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең  белгечләре социаль участокларда “Дөрес юлны үзең яса!” дип исемләнгән чара уздырдылар. Әлеге  дәресләрнең максаты: гаиләләрнең наркомания проблемасына бәйле  белемнәрен  тулыландыру һәм аңа каршы тору юлларын ачыклау.  Әлеге чарада ведомство һәм ведомствоара патронатта торучы 10 гаилә  катнашты.

2018 елның 20 июлендә «Колос» район мәдәният йорты янындагы балалар мәйданчыгында, гаилә hәм балаларга социаль ярдәм курсәту булекчәсе карамагында торучы гаиләләрдәге балалар белән «Без шундый төрлеләр» - дигән темага багышланган чара уткәрелде.


19
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

19 июльдә Бөгелмә шәһәренең  "Возрождение" балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге спорт мәйданчыгында волейбол буенча матч узды. "Спорт һәр көн" программасын тормышка ашыру уңаеннан оештырылган проектта тернәкләндерү үзәге белгечләре һәм биредә тәрбияләнүчеләр катнашты. 

   Пыжмара авылыннан Гөлзифа Әхмәдулла кызы Әхмәтҗанова 19 нче июль  көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Уен - сабыйларны тәрбияләү эшчәнлегендә төп юнәлеш булып тора.

Балаларның психик үсешендә уен шулай ук мөһим роль уйный. Аның ярдәмендә бала үзенең психик халәтен саклый, зурлар тормышына әзерләнә. Уен эшчәнлеге сабыйларның физик һәм эмоциональ халәтен яхшыртырга ярдәм итә, психик җәрәхәтләрдән арындыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International