Чистай муниципаль районында «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениясе белгече Киямова Э.Р. 2018 елның 19 нче июлендә социаль куркыныч хәлдә булучы гаиләләрдәге хатын–кызлар белән “Гаилә тормышының нигезләре” исемле профилактик дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: социаль хезмәт алучы хатын–кызларның юридик грамоталыкларын күтәрү, гаиләләрне таркалудан саклау һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту иде.
Хатын–кызлар дәрестә бик теләп катнаштылар, сораулар бирделәр, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, яңа танышлар таптылар. Дәресне чәй өстәле артында тәмамладылар.