Кояш ожоги

2018 елның 20 июле, җомга

Җәй- табигатьнең ял итәр өчен иң матур вакыты. Кояш һәм су Аллаһ С.В.Т.нең биргән нигъмәте. Бу нигъмәтне дөрес итеп файдалана белергә кирәк. Су безнең организмга шифа бирә, хәлсез вакытта хәл кертә. Кояш үзенең якты нурлары белән безнең тәннәребезне иркәли, әммә кояш астында озак яту кызу тиюгә һәм януга китерергә мөмкин. “Надежда” тернәкләндерү үзәге шәфкәть туташы Хасанова Венера социаль хезмәт алучыларга бик әгтәлекле әнгәмә уздырды, ул ничек итеп кызу тию, яну очракларын кисәтү чараларын өйрәтте, ә булган очракта беренче ярдәм күрсәтү ысулларын әйтте. Су кергәндә үзеңне ничек тотарга яхшы киңәшләр бирде. Һәрвакыт хәтерегездә тотыгыз: су керү кагыйдәләрен бозу олыларның да балаларның да батып үлү очракларның төп сәбәпе.                              

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International