90 яшьлек юбилей, Балтач

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

Пыжмара авылыннан Гөлзифа Әхмәдулла кызы Әхмәтҗанова 19 нче июль  көнне үзенең               90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.  Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, Пыжмара авыл җирлеге башлыгы Рафил Җәләев, «Кама» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Рәкыйп Нәҗипов, район мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча җитәкче урынбасары Ләйсән Гатауллина, Пыжмара урта мәктәбе директоры Рәниф Әхәтовлар юбилярларны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Рәсэй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы,  соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International