Бөтен дөньяда спортчылар һәм гади шахмат яратучылар көнен билгеләп үтәләр . Бүген шахмат уены бигрәк тә өлкән яшьтәге гражданнар арасында киң таралган.
20 июльдә Менделеев муниципаль районында "Берег Надежды" халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең хезмәткәрләре социаль ярдәм алучылар арсасыннан шахмат яратучылар өчен "Ак һәм кара арасында бәйге" исемле интелектуаль уен уздырдылыр. Кызыклы уеннан соң, шахмат яратучылар өчен шахматның тарихы турында кызыклы әңгәмә өештырылды.
Чараның максаты: шахмат уенынын популярлаштыру һәм өлкән яшьтәге кешеләрдә актив яшәү рәвешен күтәрү.