Мин җырларга яратам!

2018 елның 20 июле, җомга

          Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында мәдәни чаралар оештыручы Заһидуллина А.З. “Вокал терапиясы” технологиясы  буенча чираттагы  шөгыльне  92 яшьлек  Ханнанова Э.М белән үткәрде. Үзенең өлкән яшьтә булуына карамастан ,Энҗе  Мөхәмәтдиновна  интернатның мәдәни ,җәмәгать  чараларында актив катнаша-  җырларга, биергә бик ярата.Шөгыл барышында  тавыш ачу өчен күнекмәләр җырланды,  тын юлларын, тын алуны тигезләү өчен “Шәм сүндерү “  күнегүе башкарылды.Соңыннан Ханнанова Э.М.  баянга кушылып яраткан җырларын башкарды.

         “Вокал терапиясы ” технологиясыннан соң  Энҗе Мөхәметдиновнаның кәефе күтәрелде, психоэмоциональ торышы яхшырды, баш авыртуы кимеде.

           Бүгенге көндә  “Вокал терапиясы” технологиясы төрле авырулардан  иң көчле  профилактик чара   булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International